ТР Ипотека агентлыгы ике ел эчендә торак алуга 530 миллион сумнан артык кредит биргән

ТР Ипотека агентлыгы ике ел эчендә торак алуга 530 миллион сумнан артык кредит биргән

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Ике ел эчендә Татарстанның Ипотека агентлыгы торак алуга 530 миллион сумнан артык кредит бүлеп биргән. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин шундый мәгълүматлар китерде.

Бу вакыт эчендә кичектереп түләү шартларында торак сатып алуның классик төрен 1150 гаилә файдаланган. Алар фатирларына бәясенең 30 процентын түләгәч күчкән. Кредит 14 процент рефинанслау ставкасы белән 20-27 елга бирелгән.

1993 елдан күчемсез милек базарында эшләүче Агентлык республиканың 18 шәһәре һәм районы хакимиятләре белән озак вакытлы килешүләр төзегән. Моннан тыш, ул Азнакай, Әлмәт, Арча, буа, Алабуга, Кукмара, Чаллыда вәкиллекләрен ачты. Ипотека программасы кысаларында аның белән “Ак Барс Банк”, “Автоградбанк”, “Татфондбанк”, “Интехбанк” һәм “КамКомБанк” хезмәттәшлек итә. Татарстанның төзелеш оешмалары да агентлыкның партнеры булды. Агентлык ипотека кредитларының башлангыч базарын төзегәч, кыйммәтле кәгазьләр чыгару белән ныклап шөгыльләнә башларга ниятли.