Түбән Кама районы кырларында тагын "Kleine" маркалы ике комбайн пәйда булачак

Түбән Кама районы кырларында тагын "Kleine" маркалы ике комбайн пәйда булачак
(Түбән Кама, 20 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама районында "Kleine" алман фирмасы вәкилләре булды. Сәфәрнең максаты - авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү. Түбән Кама - алман фирмасының төп Россия партнерларының берсе. Хәзер район кырларында "Kleine" концернының шикәр чөгендерен җыя торган 5 комбайны эшли. Якын арада тагын ике авыл хуҗалыгы машинасын кайтарту планлаштырыла.