Мостафа Җәмилев Кырымга эш визиты белән килгән Төркия делегациясе белән очрашты

Мостафа Җәмилев Кырымга эш визиты белән килгән Төркия делегациясе белән очрашты

(Симферополь, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев Кырымга эш визиты белән килгән Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры Атилла Коч, Төркия парламенты депутатлары, “Гаделлек һәм үсеш” фиркасе әгъзалары Вәли Кай һәм Измаил Билен, ТРның Украинадагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Али Бильге Джанкорель, делегация әгъзалары һәм шулай ук ТРның Кырымдагы мактаулы консулы Сәйран Османов, Милли Мәҗлес әгъзалары һәм Бакчасарай районы хакимияте башлыгы Илми Үмәров катнашты.

Очрашу барышында М.Җәмилев министрны Кырым диңгез буе ярын үстерү буенча 2006-2016 елларга төзелгән концепция белән якыннанрак таныштырды һәм үзенең бу проектка каршы килүен белдерде. Чөнки бу проектны тормышка ашыруда Кырым татарларының катнашу шартлары һәм принциплары исәпкә алынмый. “Милли Мәҗлес җитәкчелеге Кырымда этник туризм төзү тәкъдиме белән чыкты. Чөнки туристлар Кырым белән танышканда, аның төп халкы булган Кырым татарларын ярымутрауның аерылгысыз бер өлеше дип кабул итәргә тиеш”, - ди М.Җәмилев.

А.Коч үз чиратында Төркия ягының Кырым татарларына туристлык индустриясе менеджментлыгында тәҗрибә туплауда ярдәмгә килергә әзер булуларын белдерде. Мәҗлес рәисе Төркия кунакларына Мәҗлес эшчәнлеге, Украина хөкүмәте тарафыннан кырымтатар проблемаларының әкрен чишелүе һәм Кырым татарлары язмышына кагылышлы кайбер мөһим закон проектларын кабул итүнең сузылуы турында сөйләде.

Төркия Республикасының Украинадагы илчесе Али Билге Джанкорель сүзләренчә, гомумән, Украина хөкүмәтенең кырымтатар халкы язмышына карата мөнәсәбәте бүгенге көнгә бик каршылыклы.