Лаеш районының “Ватан” отряды - Хәтер вахтасында иң яхшысы

Лаеш районының “Ватан” отряды - Хәтер вахтасында иң яхшысы

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 16-18 сентябрьдә Казанның “Пламя” балалар сәламәтләндерү лагеренда гаять кызыклы фестиваль булып узды. Эзләнүче отрядлар хәрәкәтенә багышланган бу чарада барлыгы 213 кеше катнашкан. Фестивальдә Министрлар Кабинетыннан вәкилләр, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Хәрби комиссариат, РОСТО ДОСААФ вәкилләре катнашты. Республиканың сигез районы һәм шәһәреннән килгән катнашучылар арасында Мәскәү асты һәм Ульяновски өлкәсе вәкилләре дә бар иде. Фестивальнең төп вакыйгасы – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның мәетләрен эзләүгә багышланган 2005 елгы республика хәтер вахтасының ябылуы.

Нәтиҗәләр шундыйрак булган: эзләнүләрдә катнашкан 350гә якын кеше 370 мәетне ачыклауга ирешкән. Тагын бер яңалык – моңарчы яшәп килгән отрядлар сафына яңа ике отряд кушылып, җәмгысе 24 булган. Республикабызның Чаллы шәһәре һәм Аксубай районыннан килгән бу отрядларга паспортлар тапшырылган. Казу эшләрендә отрядларга керүчеләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителгән. Кая да булса чыгып китәр алдыннан күзәтүчеләр тикшерү эшләре алып барырга тиеш. Аларның эшен Александр Коноплев җитәкли. Отрядларга керүче балаларга корал белән эш итү серләре, минаны әйләнеп чыгу кагыйдәләре аңлатылган.

Фестивальдә агитбригадалар арасында патриотик темага конкурслар уздырылган. Иң яхшы дип исәпләнгән агитбригада Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәренә, Бөтенроссия хәтер вахтасына чакырылган. Ул октябрь ахырында узачак. Иң яхшы отрядларның берсе дип Лаеш районының “Ватан” отряды билгеләнгән. Алар шушы көннәрдә Волгоград шәһәренә сугыш даны урыннарын күрергә чыгып китәр дип көтелә. Россиянең патриотлык тәрбияләү үзәге директоры Тимур Кутявин Санкт-Петербург яны экспедициясендә катнашучыларга шәһәрнең 300 еллыгына багышланган медальләр тапшырды. Шулар арасында актив егетләрдән – Казаннан Вадим Колесов һәм Артем Лишафаны, Лаештан Владимир һәм Гөлнара Трошиннарны санап үтәргә була.