Казанның акча әйләнеше: Алтын Урда хәзинәләреннән электрон акчаларга

Казанның акча әйләнеше: Алтын Урда хәзинәләреннән электрон акчаларга

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген “Автоградбанк” ДКБ ЯАҖ бинасында “Казанда акча әйләнешенең 1000 еллыгы: беренче тәңкәләрдән электрон акчаларга кадәр” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” узды. Әлеге чара Казан юбилееның үзенчәлекле бер дәвамы булды һәм цивилизация үсешен гадәти булмаган рәвештә яктыртты. “Түгәрәк өстәл” барышында катнашучылар Казан территориясендә археологик артефактлардан алып заманча акчасыз түләү системаларына кадәр булган акча тарихына күзәтү ясады.

ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мөһбире, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин үз чыгышында болгар ханнарының акча суктыру тарихын бәян итте. Сүз уңаенда, быел әлеге тәңкәләр суктырыла башлауга 1100 ел тула. Нәкъ менә 11 гасыр элек болгар ханнары мөстәкыйль дәүләтләре – Идел Болгары барлыгын шул рәвешле белдереп, беренче тәңкәләрен суктыра башлаган. Табылган тәңкәләрнең иң борынгысы 902-908 елларга карый.

ТР Милли музееның баш саклаучысы урынбасары Әлфия Сөнгәтуллина Алтын Урда чорында акча суктыру, Милли музейның нумизматика коллекциясе хәзинәләре турында сөйләде.

“Зур Идел” иминиятчеләр ассоциациясе рәисе Ровель Кашапов 1918 елда Россия империясенең алтын запасын эвакуацияләү белән бәйле мавыктыргыч мәгълүмат бирде. Ул вакытта Казаннан чыгарылган алтын эшелоннары тарихы менә дигән китап яки Голливуд фильмы нигезенә ята алыр иде.

Казан Кремлендәге казу эшләре вакытында табылган тәңкәләр тарих фәннәре кандидаты Айрат Сыйтдиков докладының төп темасы булды. Тамашачыларга 1997 елда табылган чех тәңкәсе күрсәтелде.

Икътисад фәннәре кандидаты Светлана Әпсәләмова XX гасырның икътисади реформалары турында сөйләде. “Автоградбанк” идарәсе рәисе Венер Иванов доклады финанс өлкәсендәге хәзерге вәзгыятькә, аерым алганда Татарстанда электрон акча әйләнеше формалашуга, акчасыз түләү чаралары проблемалары һәм перспективаларына багышланган иде.