Казанда А гепатиты эпидемиясе юк

Казанда А гепатиты эпидемиясе юк

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Казанда А вируслы гепатит авыруы эпидемиясе юк, дип хәбәр итте бүген журналистларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Идарәсенең баш эпидемиологы Гөлүсә Вәлишина ТР "Татмедиа" Массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясендә.

Түбән Новгородтан аермалы буларак Казанда гади авыру очраклары теркәлә. Агымдагы елның 8 аенда шәһәрдә гепатит белән авыруның 54 очрагы теркәлгән. "Бу күрсәткеч бик аз. Күпьеллык күзәтүләр буенча, бу периодта уртача 120-130 шәһәрле авырта," - дип хәбәр итте Гөлүсә Вәлишина. Халык кисәтү чаралары турында онытмаска тиеш, - дип ассызыклады Казанның баш эпидемиологы. Барыннан да элек, ашау алдыннан кулланырга юарга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Гепатитны кисәтүнең нәтиҗәле ысулы булып вакцинация дә тора. Гадәттә ике тапкыр (6-12 айдан соң кабатлап) ясалган прививка 15-20 ел дәвамында организмны вирустан саклый.