Идел буе-Урал хәрби округы командованиесе контракт буенча хезмәт мәсьәләләрен яктыртуга конкурс игълан итте

Идел буе-Урал хәрби округы командованиесе контракт буенча хезмәт мәсьәләләрен яктыртуга конкурс игълан итте

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Идел буе-Урал хәрби округы командованиесе төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында округның хәрби частьләренә контракт буенча хәрбиләрне туплауга күчүнең Федераль максатчан программасын иң яхшы итеп яктыртуга ачык конкурс игълан итте.

Конкурска басма һәм электрон ММЧда чыккан, хәрби төзелеш, контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрне туплауга күчү проблемаларына багышланган материаллар кабул ителә. Конкурс эшләре 2005 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр теле- һәм радиоэфирда, газета-журналларда чыккан булырга тиеш. Жюри җиңүгә дәгъва итүчеләрне яктыртуның оперативлыгы, нигезләнгән булу, теманы ачып бирә белү, төгәллек һәм укучыга җиткерү сәләте буенча бәяләячәк.

Конкурс кысаларында “Иң яхшы яңалык телепрограммасы”, “Иң яхшы яңалыклар радиопрограммасы”, “Иң яхшы репортаж (материал) (басма ММЧ өчен)”, “Федераль максатчан программа проблемаларын күтәргән иң яхшы мәгълүмат агентлыгы” билгеләнәчәк. Шулай ук “Кораллы Көчләрне реформалауны яктыртуда журналист традицияләренә тугрылык өчен” номинациясе кертелгән.

Конкурс йомгаклары 2006 елның 13 гыйнварына, Россия матбугаты көненә билгеле булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү Екатеринбургта узачак.