Гриппка каршы вакцинация меңнәрчә татарстанлыга ясалачак

Гриппка каршы вакцинация меңнәрчә татарстанлыга ясалачак

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүгенге көндә Татарстанда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Хәзер кискен сулыш юлы-вирус инфекцияләре авыру очраклары арту күзәтелә, әмма бу күрсәткеч эпидемия бусагасыннан 20 процентка түбән. Бу мәгълүматларны бүген ТР "Татмедиа" Массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистлар белән очрашуда сәламәтлек саклау министрының урынбасары Рүфинә Голубева хәбәр итте.

Әмма кисәтү чаралары беркайчан да артык булмый. Авыруларның артуы, гадәттә декабрь-гыйнвар айларына туры килә. Мәсәлән, узган ел кискен сулыш юлы-вирус инфекцияләре авыруы белән 99,8 мең кеше авырган, аларның 12 меңе - грипп белән. Авырулардан кисәтүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе - вакцинация. Быел Татарстанда яшәүче 200-250 мең кешегә гриппка каршы бушлай прививка ясалачак. Балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә прививка ясау 10-15 октябрьдә башлана.

Агымдагы елда республикада барлыгы 600 меңгә якын кешегә вакцинацияләнәчәк, нигездә эшләүче халыкка. Хезмәткәрләрне вакцинацияләү белән хуҗа поликлиника белән килешеп, тәэмин итәргә тиеш.

Белгечләр күзәтүенчә, гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр 10 тапкыр сирәгрәк авырый. Бер кешелек вакцинациянең уртача бәясе 150-250 сум, ә дәвалау уртача 1500-5000 сумга төшә.