WorldSkills чемпионаты вакытында Казанда җәмәгать транспортының эш режимы үзгәрә

Үзгәрешләр «Казан-1» тимер юл вокзалы яныннан уза торган кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларына кагылачак.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 23-27 августта Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты узуга бәйле рәвештә кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эш вакыты үзгәрәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Үзгәрешләр WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты волонтерларын 6.00 сәгатькә «Казан-1» тимер юл вокзалына алып килеп, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә бара торган электр поездына утырту өчен кертелә», - дип ачыклык керттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.Шул рәвешле, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 68, 72, 74, 75 һәм 91нче маршрут автобуслары, 1 һәм 5нче трамвайлар, шулай ук 7нче троллейбус иртәнге 4.30 сәгатьтә йөри башлаячак һәм 23.30 сәгатьтә үз эшен тәмамлаячак.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, WorldSkills чемпионаты ачылган һәм ябылган көннәрдә «Казан Арена» стадионы яныннан уза торган җәмәгать транспорты - 23.30 сәгатькә, ә метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк.