Волонтерлар “Чиста яр буе” акциясенең планын өч тапкырга арттырып үтәгән

“Чиста яр буе” республика акциясе Татарстанда сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан күлләре һәм елгалары ярларын чүп-чардан чистарту буенча “Чиста яр буе” республика акциясе әле тәмамланмаган, ә план инде 3,3 тапкыр арттырып үтәлгән. Бу ТР хакта экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда әйтте.

“Үз теләкләре белән чарада катнашучы кешеләр 316 су объектында генераль җыештыру үткәрде”, - диде министр. 

“Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында бөтен республика буенча 15 июльдән сентябрь ахырына кадәр су объектлары ярларын тиешле халәткә китерү буенча муниципаль берәмлекләр көче белән һәм волонтерларны җәлеп итеп “Чиста яр буе” республика акциясе үткәрелә. Чарада бүгенге көнгә 16 мең кеше катнашты инде”, - дип сөйләде Александр Шадриков.

Министр әйтүенчә, план буенча алар республиканың 90 су объектын чистартырга тиеш булса, бүгенге көндә план арттырып үтәлгән – 316 су объекты чистартылган.