Татарстан Лаеш районының ике су объектын 118,4 млн сумга чистартачак

Агымдагы елда республика “Экология” илкүләм проектының өч федераль проектында катнаша.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Су ресурслары федераль агентлыгы экспертлары “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектына Татарстанның гомуми суммасы 118,4 млн сум булган ике чарасын кертүне хуплады. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

“Гомуми суммасы 118,4 млн сум булган ике чара – Лаеш районының Державино авылында – буаны, Никольское авылында – Мишә елгасының уң кушылдыгын чистарту гамәлгә ашырылачак”, – дип сөйләде Александр Шадриков.

Агымдагы 2019 елда Татарстан “Экология” милли проектының өч федераль проектында катнаша. Алар: “Иделне савыктыру”, “Чиста су” һәм “Урманнарны саклау”. Шулай ук республика чараларын 2020 елдан башлап “Чиста ил” һәм “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектларына кертү буенча эш дәвам итә.