420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы киләсе елдан “Чиста ил” федераль проектында катнашырга планлаштыра. Республика гомуми суммасы 3,2 млрд сумнан артык булган 7 чараны гамәлгә ашыруга гариза биргән. Бу хакта бүген журналистларга ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
“Якынча 3,2 млрд сумнан артык суммага җиде чара эшләнә: Түбән Кама районының Прости авылында, Тукай, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында биш чүплекне бетерү һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү. Проектка җыелган зыянның ике объектын – Саба районының Шәмәрдән авылында нефть белән, Менделеевск районының Яңа Кокшан авылында сәнәгать калдыклары белән пычранган җирләрне кертү планлаштырыла”, - диде.
Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына 2020 елга “Саба районы Шәмәрдән авылында нефть пычратулары белән бозылган җирләрне рекультивацияләү” объектына 94,3 млн сумга гариза бирелгән. Калган чаралар буенча проект-смета документлары эшләнү стадиясендә. Республика бюджетыннан күрсәтелгән өч объект буенча проект-тикшеренү эшләрен башкаруга акча бүлеп бирелгән инде.