Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Республикада 112 балалар бакчасында һәм 38 мәктәптә капиталь ремонт бара.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2020-2021 елларда 50 балалар бакчасы төзү программасын эшләп бетердек, аларны без файдалануга тапшырачакбыз”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр әйтүенчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. “29 мәктәпне, 112 балалар бакчасын, 9 коррекцион мәктәпне, 115 мәгариф объектларының функциональ зонасын ремонтлыйбыз”, - диде ул.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясала – хәзерге вакытта 17 объектта эшләр бара. Спорт объектларын төзү дәвам итә – 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы төзелә. “Ел ахырында бу эшләр тәмамланачак”, - диде министр.