Башкортстанда автобус пассажирлары өчен «бәхетле сәгать» системасы кертелә

«Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак», - ди Радий Хәбиров.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Башкортстанда җәмәгать транспортында түләгәндә «бәхетле сәгать» системасы эшли башлаячак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«1 сентябрьдән мультимодальлеккә күчәбез. Бер сәгать эчендә, бер тапкыр «Алга» картасы белән түләп, Башавтотрансның берничә автобусына күчеп утырып йөреп булачак. Алга таба «бәхетле сәгать»кә трамвай, троллейбус, электричкаларны да өстәячәкбез», - дип язган Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә. 

«Кайбер коммерцияле автотранспорт предприятиеләре әлегә бу программага кушылу кирәклеген аңламый. Без үз сүзебездә торабыз һәм эзлекле рәвештә эш итәбез. Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак», - дип ышана Радий Хәбиров.

Бүген «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе тагын 102 автобус алган. Аларның 60ы – аз кеше сыйдырышлы, 42се – урта класска карый.