Россия халкын Мароккога сәфәр кылуның куркыныч булуы турында кисәттеләр

Әлеге илгә туристлык сәфәрләреннән баш тартырга тартырга тәкъдим ителә.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россия халкын Мароккога сәфәр кылуның куркыныч булуы турында кисәттеләр.

Марокко короле терроризм өчен хөкем ителгән 415 кешене азат иткәннән соң, Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич Россия гражданнарын бирегә сәфәр кылу куркыныч булуы турында кисәтте, дип яза «Российская газета».

Курорт сезоны тәмамланмау сәбәпле, Клинцевич, бу мәсьәләгә ачыклык кертелгәнче булса да, туристлык сәфәрләреннән тыелып торырга тәкъдим итте.