20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда 2 миллион тоннага якын ашлык суктырып алынган, Универсиадада Татарстан спортчысы алтын медаль яулады, кызу көннәр чигенми.

Татарстанда 2 миллион тоннага якын ашлык суктырып алынган/Зәй районы игенчеләре экватор чиген узып бара.

Татарстан спортчысы Универсиадада алтын медаль яулады/Никита Шлейхер һәм Роман Измайловның уңышлы чыгышы Россия җыелмасына беренче алтын медаль китерде.

Татарстанда һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелә/Республикада явым-төшемнәр күзәтелми диярлек.

Салават Юзеев мәхәббәт һәм өчпочмак турында фильм төшерергә җыена/Кинорежиссер бу проектны "татарометражкаларның тулы метрга күчкән дәвамы" дип атады.

Европа Татар яшьләре форумы кайсы шәһәрдә узачагы билгеле булды/Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.

"Печән базары"нда Байбулат Батуллинның "Кинотавр"ның махсус призын алган фильмы күрсәтелде/Фильм дәрәҗәле "Кинотавр" халыкара кинофестивалендә махсус приз белән бүләкләнгән иде.

Финанс хәле аркасында без күп уенчыларны югалтабыз – Корбан Бердыев/"Рубин" командасы Бразилия һөҗүмчесе Жонатас белән хушлаша.