Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында Болгарда 60 меңнән артык кеше булган

Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында Болгарда 60 меңнән артык кеше булган

  (Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында Болгарда 60 меңнән артык кеше булган. “Бөек Болгар” фестивален үткәргәндә бирегә 26 мең кеше сәфәр кылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.
Спикер билгеләп узганча, Болгарга туристлар агымы бик тиз арта. “Ярты ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы, узган ел белән чагыштырганда, 40 проценттан да күбрәк арткан”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова сүзләренчә, бүген ЮНЕСКО Болгарга “сыйфатлы” туристларны, яки тарих һәм археология белән кызыксынучыларны җәлеп итү бурычын куя.
Болгар буенча планнар турында сөйләгәндә, ул 1 сентябрьгә Алексеевск районыннан Спас районына борынгы шәһәргә илтүче юл төзелеше тәмамланачак, дип сөйләде.
Якын арада елга вокзалы һәм Болгар цивилизациясе музее бинасында кафе пәйда булачак. “Тиздән документ мәсьәләләрен хәл итәбез. Туристларга хезмәт күрсәтергә теләүчеләр арасында конкурс үткәрәбез”, - дип билгеләп үтте Т.Ларионова.
Киләсе елның июнендә яр буе төзекләндереләчәк, дип өстәде ул. “Биредә татар-төрки язулары экспозициясе пәйда булачак. Яр буе милли мәдәният стилендә төзекләндереләчәк, хан сукмагы пәйда булачак, аның буенча яр буеннан Хан сараена күтәрелергә мөмкин булачак. Бу эшләрнең бер өлеше ТР да Парклар һәм скверлар елы программасы буенча үткәрелә”, - дип ассызыклады “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры.
Киләчәктә яңа кунакханәдә туристларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен арендага торак төзү планлаштырыла.