Казан янында “Урман сакчылары” палаткалы лагерь сменасы ачылды

Смена Россия студентлар отрядлары һәм ТР Урман хуҗалыгы министрылыгы тарафыннан оештырылган

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казан янындагы “Крутушка” санаторие базасында ике атна дәвамында “Россия студентлар отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган “Урман сакчылары” палаткалы лагерь сменасы эшләячәк.

Республика профиль сменасының төп максаты – мәктәп яны урманчылыклары укучыларының экологик һәм урман хуҗалыгына бәйле белемнәрен өзлексез камилләштерү, аларны урманны саклау буенча иҗади һәм практик эшчәнлеккә җәлеп итү, яшь буынның туган як табигате турында белемнәрен арттыру.

Лагерьда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин кунак, балалар һәм яшүсмерләр белән аралашты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.