Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда гражданнарны кабул итә

Моның өчен алдан язылырга мөмкин

  (Казан, 20 август, «Татар-информ»). 22 августта Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Рәисенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча гражданнар белән очрашу була.

Очрашуга килү өчен (843) 238 10 00 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.