Питрәч районында “Скорлупино” фестивалендә WorldSkills әләме эстафетасы узачак

Чараның тантаналы өлешендә район халкын һәм кунакларын WorldSkills хәрәкәте белән таныштырачаклар.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Бүген, 20 июльдә, Питрәч районында “Скорлупино” Бөтенроссия яшьләр фестивале кысаларында WorldSkills әләме эстафетасы узачак. Бу хакта оештыру комитеты хәбәр итә.Чара Питрәч авылының Нарат урманында узачак. Анда район башлыгы Илһам Кашапов һәм "WorldSkills Казан 2019" 45 нче Дөнья чемпионаты оештыру комитеты вәкилләре катнашачак.Чараның тантаналы өлешендә район халкын һәм кунакларын WorldSkills хәрәкәте белән таныштырачаклар. Шулай ук WorldSkills Kazan 2019 әләменә Питрәч районы гербының тегелгән билгесен төшерәчәкләр.Тантаналы чара 14:30 сәгатьтә башланачак. Ә 20:30 сәгатьтә WorldSkills әләмен Мамадыш районының Җөри авылында узачак “Питрау” керәшен мәдәнияте фестиваленә алып киләчәкәләр.Әләм эстафетасы август аенда Казанда тәмамланачак.