Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә багышланган акция узачак

Агымдагы елның яз-җәй айларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары өчен 188 юридик зат, 256 авыл советы башлыгы, урындагы 1412 кеше һәм 1055 физик зат административ җаваплылыкка тартылган

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның яз-җәй айларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары өчен 188 юридик зат, 256 авыл советы башлыгы, урындагы 1412 кеше һәм 1055 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе башлыгы урынбасары – дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсе башлыгы Таһир Кәримуллин белдерде.
“Мине кызу җәйге көннәрдән бигрәк, безнең кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве, гадәти иминлек культурасының булмавы борчый. Кешеләрнең бу мәсьәләдә белемнәрен күтәрү максатыннан, 27-30 июльдә Татарстанда “Массакүләм мәгълүмат чаралары - имин җәй өчен” исемле акция үткәреләчәк. Аның кысаларында 27 июльдә торак фондларында янгын килеп чыгуны кисәтүгә юнәлтелгән рейдлар ясалачак. 28 июльдә узачак чаралар – урманнарда, 29 июльдә – бакчаларда һәм 30 июльдә суда үзен тоту кагыйдәләренә багышланачак”, - дип белдерде ул.