Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 51408 кеше тәшкил иткән

Июльнең башы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 1,9 мең кешегә кимегән

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында эш белән тәэмин ителүчеләрнең саны 2010 елның март-май айларында уртача 1 миллион 855,6 мең кеше тәшкил иткән.
Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча, дәүләт мәшгульлек үзәкләре аша эш эзләүчеләрнең өлеше 37 процентка якын тәшкил итә.
Атналык мониторинг нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында теркәлгән эшсезләр саны 54108 кешегә җитә.
Июльнең башы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 1,9 мең кешегә кимегән.
Эшсез гражданнарның саны кимү, Азнакай, Балтач һәм Кайбыч районнарын исәпкә алмаганда, барлык районнарда да диярлек күзәтелгән.