Татарстанда суд тарафыннан гаммәви мәгълүмат чараларын теркәү турындагы 12 таныклык гамәлдән чыгарылган

Таныклыклар басмаларның бер елдан артык дөнья күрмәвенә бәйле рәвештә гамәлдән чыгарылган

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе басмаларның бер елдани артык дөнья күрмәвенә бәйле рәвештә “Гаммәви мәгълүмат чаралары турында”гы РФ Законының 15 нче маддәсе 2 нче пункты нигезендә, 12 гаммәви мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыкларны гамәлдән чыккан дип тану хакындагы дәгъвалар белән судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъваларны карау нәтиҗәләре буенча суд тарафыннан «Торги, аукционы, конкурсы», «Милли ризыклар», «Медицина для всех», «Бизнес-афиша», «Доживем до понедельника» газеталары, «Желтые, белые и голубые страницы города Казани» еллык басмасы, «АвтоЛидер Казань», «Казанок», «Казанская афиша», «Криминал-антикриминал в Татарстане», «Делаем ремонт. Журнал об идеях и материалах», «BEST» журналларын теркәү турындагы таныклыкларны гамәлдән чыккан дип тану турында карар чыгарылды.
Югарыда аталган суд карарлары быелның июлендә законлы көченә керде.