Казанда даруларны дөрес куллануга багышланган конференция узачак

15-16 октябрь көннәрендә Казанда “Дарулар турында мәгълүмат – даруларны сыйфатлы куллануга бер адым” темасына Халыкара конференция узачак

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). 15-16 октябрь көннәрендә Казанда “Дарулар турында мәгълүмат – даруларны сыйфатлы куллануга бер адым” темасына Халыкара конференция узачак. Чара Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасын оештыруга - 25 ел һәм Татарстанда формуляр системаны гамәлгә кертүгә 10 ел тулуга багышлана.
Конференциядә даруларны куллану, дарулар турында мәгълүмат бирү сәясәтенә караган актуаль мәсьәләләр каралачак. Аның эшендә катнашу өчен дарулар турында мәгълүмат өлкәсендәге әйдәүче белгечләр – Халыкара бәйсез дарулар бюллетеньнәре җәмгыяте, “Здоровый Скептицизм” халыкара оешмасы, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Россиянең алдынгы фәнни медицина һәм фармация мәктәпләре вәкилләре чакырыла.
Чараны оештыручылар – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, Казан дәүләт медицина академиясе, Аурупа-Азия медицина фәннәре академиясе, “ГЭОТАР-Медиа” төркеме.