Чаллы шәһәр Советының 52 нче сессиясе узды

Сессия утырышында шәһәр бюджетыннан алып, шәһәр урамнары исемнәренә үзгәрешләр кертү кебек темаларга кадәр сөйләштеләр

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Иң беренче чиратта депутатлар Чаллы шәһәр Советына депутатлар сайлау көненең 10 октябрьгә билгеләнүен раслады. Аннан соң берничә финанс мәсьәләсенә тукталдылар.
“Челнинские известия” язганча, утырышта муниципаль учреждениеләрдә эшләп, хезмәткә түләү буенча бердәм тариф ставкасы каралмаганнарга матди ярдәм күләмен ачыкладылар. Хосусыйлаштырылырга тиешле күчемсез милек исемлеген киңәйттеләр. Бу исемлеккә Сидоровка янәшәсендәге 4 миллион сум күләмендә бәяләнүче сәнәгать зонасы да кертелде. Аның составында склад биналары, каравылчы йорты, гараж һәм җир кишәрлеге бар. Хәзерге вакытта бу объект сәламәтлек саклау муниципаль учреждениесе – медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенә беркетелгән, ләкин аның тарафыннан файдаланылмый.
Депутатлар шәһәр бюджетына да үзгәрешләр кертте. Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Нәбиуллина сүзләренә караганда, Чаллының күпфатирлы йортларына капиталь төзекләндерү үткәрү өчен 300 миллион сум акча бүленгән. Бу кредитны капиталь төзекләндерү өчен федераль бюджеттан биреләчәк акчалар белән каплаячаклар.
Депутатлар тәкъдиме белән Чаллыдагы кайбер урам исемнәре үзгәртеләчәк. 71 нче микрорайонда Советлар Союзы Геройлары Николай Соболев һәм Павел Фролов исемендәге ике яңа урам барлыкка киләчәк. Шулай ук ГЭС бистәсендәге 9 нчы микрорайонда урнашкан Комсомол яр буе һәм 10 нчы микрорайондагы Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар урамнарының атамаларына төгәллек кертелде.