Бүген экологлар “ТАНЕКО” заводларына сәфәр кылды

Биредә җитештереләчәк яңа төр ягулык атмосфераны сакларга ярдәм итәчәк, ди ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов

(Түбән Кама, 20 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов катнашындагы делегация Түбән Камадагы “ТАНЕКО” заводларына сәфәр кылды. Эшлекле визитның төп максаты биредәге эш шартлары белән танышу иде.
Мәгълүм булганча, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводлары яңа төр, “ЕВРО-5” стандартларына туры килә торган ягулык җитештерәчәк.
- Әлеге заводларны сафка бастырган очракта, без сулый торган һаваны саклау юлында әһәмиятле эш башкарачакбыз, - диде бу хакта Әгъләм Садретдинов.
Министр сүзләренә караганда, завод җитештерәчәк ягулык без сулый торган һаваны 20 мең тоннага чаклы зарарлы матдәдән “имин” итәргә мөмкинлек бирәчәк.