Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган
Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 26 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«14 кеше хастаханәгә салынган, 15 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Казанда 12 кеше, Актаныш, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган.
Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22090 тапкыр куелган. Татарстанда 19640 кеше (узган тәүлектә — 7 кеше) коронавирустан терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз