news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең полиция хезмәткәренә балаларны коткарган өчен Мактау грамотасы тапшырылды

Ленар Дәүләтшин Алабугада суга төшеп киткән ике баланы коткарган иде.

Әлмәтнең полиция хезмәткәренә балаларны коткарган өчен Мактау грамотасы тапшырылды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 20 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча бүлегенең кизү часте сменасы начальнигы Ленар Дәүләтшинга Әлмәт районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкләү 17 июньдә Әлмәт муниципаль районы Советының һәм шәһәр советының уртак сессиясендә узды. 

Грамота полиция хезмәткәренә батучыларны коткарганда кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, бу хәл 7 июньдә Алабугада Шишкин буасында булган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100