news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кырлай» паркында «СалаваTik» төркеме концерты һәм балалар өчен Сабантуй булды

Иң оста кушылып биюче һәм җырлаучы балаларга бүләкләр тапшырылды.

«Кырлай» паркында «СалаваTik» төркеме концерты һәм балалар өчен Сабантуй булды
Рамил Гали

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 20 июнь көнне «Кырлай» паркында «СалаваTik» группасы катнашында зур бәйрәм — Сабантуй үтте. Аны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары оештырды.

Бәйрәм тамашасында милли уеннар, концерт программасы, бәйгеләр булды. «СалаваTik»лар балаларга унлап җыр бүләк итте. Һәр нәни тамашачы аларга кушылып биеде дә, җырлады да. Иң оста кушылып биюче һәм җырлаучы балаларга бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте оештыручылар.

Бу — «СалаваTik»ларның дүртенче концерты. Июнь башында «Татмедиа» бинасы каршында, аннары «Ак чәчәкләр» бульварында концертлары булды. 18 июнь көнне Республика балалар психоневрология шифаханәсендә хәйрия концертын оештырдылар. «СалаваTik» ларның тамашачылары — татар телендә җырларга яратучы балалар, «Салават күпере» журналы укучылары.

«Концерт куяр алдыннан бик тә дулкынландык. Башкарып чыгарбызмы дип борчылдык. Видеога төшерү бер сынау булса, тамашачы алдында чыгыш ясау — икенче имтихан. Тик „СалаваTik“ лар югалып кала торганнардан түгел. Үзләрен иркен тотып, 10 җырны оста итеп җырлыйлар рәхәтләнеп бииләр. Осталыклары артканнан-арта гына бара. Яшь йолдызларны Татарстан районнарына да чакыралар» — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 

Бәйрәмгә җыелган балалар үз талантларын да күрсәтте. Ә балачак почмагында Сабантуй бәйрәме кызганнан-кызды. Нәни дусларыбыз чүлмәк ватыш, капчыкта сикерү, су ташу кебек уеннарда катнашып, бүләкләр да оттылар, ди оештыручылар.

«СалаваTik» ларны бик яратабыз. Концерт буласын белгәч, авылдан махсус килдек. Ялларда авылда идек. Кызларым «СалаваTik» ларны якыннан күреп, танышасы килде. Фотога да төштек. Балаларга чын бәйрәм булды бу» — дип рәхмәт сүзләрен ике бала әнисе Сәрия Сибгатуллина җиткерде.

Чыннан да, чын бәйрәм һәр сабыйның күңеленә хуш килде. Балалар белән бергә, әти-әниләр дә ял иттеләр, диелә хәбәрдә.

 

 

 

 

 

 

Белешмә өчен телефон: 8 937 771-55-12

 

 

 

 

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100