20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды, "Шәһри Казан" газетасына баш мөхәррир итеп Радик Сабиров билгеләнде.

Минтимер Шәймиев Франческо Бандарин белән очрашты / Очрашу вакытында дөнья күләмендә танылган Ага Хан фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Путин ришвәткә каршы көрәш ачык булачак дип белдерде / Президент сүзләренчә, ришвәт җинаятьләре буенча барлык җинаять эшләре ахырына кадәр җиткереләчәк.

Владимир Путин керемнәрнең аз булуын таныды / Президент сүзләренчә, моның сәбәбе – кредитлар түләү.

Галимова Чаллы халкының Путинга мөрәҗәгатеннән соң булган тикшерүне шәрехләде / Россия Президенты белән туры элемтә вакытында килгән хәбәр буенча Татарстан Тикшерү комитеты тикшерү эше башлады.

Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды / Россия Президенты барлыгы 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.

"Шәһри Казан" газетасына баш мөхәррир итеп Радик Сабиров билгеләнде / Радик Сабиров 2014 елдан бирле "Идел" журналында баш мөхәррир вазифасында эшләде.

Миңнеханов Бердыевка яшүсмерләр футбол академиясен оештырырга тәкъдим итте / Яңа академиянең филиаллары республиканың барлык төп шәһәрләрендә дә барлыкка килергә тиеш.

Татарстанда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр саны кимегән / Июнь башына республикада 1,2 меңнән артык гаилә имин булмаган гаилә буларак исәпкә куелган, аларда якынча 2,5 мең бала бар.