Казанлылар торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча консультация ала алачак

Хокук ярдәме көне иртәгә, 15.00тән 18.00 сәгатькә кадәр, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсендә (Пушкин ур, 8а) үткәрелә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). 21 июньдә Казанда икенче тапкыр Хокук ярдәме көне үтә. Казанлылар торак-коммуналь хуҗалык соарулары буенча консультация ала алачак.

Консультантлар сыйфатындаТатарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, Татарстан Прокуратурасы, Дәүләт торак инспекциясе, Адвокат палатасы, Нотариаль палата, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе вәкилләре булачак. Чарага шулай ук “Вахитов районы идарә компаниясе”, “Иске шәһәр идарә компаниясе”, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроле” директоры чакырулы.

Хокук ярдәме көне 15.00тән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсендә (Пушкин ур, 8а) үткәрелә, дип хәбәр ителә Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында.