Буадагы гаиләләргә янгын сүндерүчеләр бүләк ясый

11 номерлы янгын часте хезмәткәрләре 11 авылның күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләргә дә җайланма куйдылар.
(Буа, 20 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Янгыннан саклану максатыннан Буа районы авылларында яшәүчеләргә – күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләрнең өйләренә түләүсез янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырыла башлады, дип яза район газетасы.Узган атнада Янтуган аерым посты хезмәткәрләре аны Янтуган, Кырык Садак, Вольнистан авылларында куйдылар. Күшкедәге аерым пост Күшке, Яскүл, Иске Суыксу, Иске Суыксу Выселкасы, Чуаш Сарыкамышында яшәүчеләр дә мондый бүләкне алдылар. 111 номерлы янгын часте хезмәткәрләре 11 авылның күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләргә дә җайланма куйдылар, янгын куркынычсызлыгы буенча памяткалар тараттылар.