2018 елның ял һәм бәйрәм көннәре графигы - Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы

График, 1 Май бәйрәмнәреннән соң, ике көнлек эш атнасын күз алдында тота.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикер алышуга 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре графигын урнаштырган. Россия Хөкүмәте карары проекты норматив актлар проекты порталына куелган, дип җиткерә ТАСС.

Аерым алганда, график 1 Май бәйрәмнәреннән соң ике көнлек эш атнасын күзаллый.

6 һәм 7 гыйнвар ял көннәре эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле (шимбә һәм якшәмбе), аларны 9 мартка һәм 2 майга күчерү тәкъдим ителә. 28 апрельдә, 9 июньдә һәм 29 декабрьдәге шимбәләрне - дүшәмбеләргә: 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерү планлаштырыла.

Шулай итеп:

2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел бәйрәме һәм Раштуа каникуллары
23 - 25 февраль – Ватанны саклаучылар көне
8 - 11 мартХалыкара хатын-кызлар көне
29 апрель - 2 майЯз һәм хезмәт бәйрәме
9 Май - Җиңү көне
10 июнь-  12 июнь – Россия көне
3 ноябрь - 5 ноябрьХалыклар бердәмлеге көне уңаеннан яллар булачак.