Татарстан синоптиклары кабат яшен һәм көчле җил булуы турында кисәтә

Республикада 28 градуска кадәр җылы була

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген көн ахырында, төнлә һәм иртәгә көндез ТР буенча урыны белән яшенле яңгырлар, кайбер районнарда боз явуы, төньяк-көнчыгыш җилнең 15-20 м/с, бүген кич һәм төнлә җилнең урыны белән 20-25 м/с кадәр көчәюе көтелә.

Көндез Казанда - 25-27, ТР буенча – 23-28 градус җылы.

22 нче июньгә каршы төндә республикада урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Төнлә - 13-18 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.