Иске Казан музей-тыюлыгында хәрби-тарихи фестиваль була

Анда катнашучылар сугыш кораллары һәм киемнәре реконструкцияләреннән файдаланып, сугыш вакыйгаларын күрсәтәчәк

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). 2013 нче елның июлендә Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгында хәрби-тарихи фестиваль була. Бу хакта бүген журналистлар катнашында узган матбугат сәфәрендә музей-тыюлыкның өлкән фәнни хезмәткәре Фәния Закирова сөйләде.

Ел саен күрше төбәкләрдән хәрби-тарихи клублар вәкилләре, үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү өчен, монда килә. Алар тәре походлары, Алтын Урда, Бөек Ватан сугышы вакытындагы кораллар һәм киемнәр реконструкцияләреннән файдаланып, сугыш вакыйгаларын күрсәтә. Фестивальдә катнашучылар коралларны һәм киемнәрне үзләре әзерли.

Фәния Закирова билгеләвенчә, фестивальне укучылар бик ярата. Аларга арбалеттан атып карау мөмкинлеге бирелә. Алар өчен акчалар сугу һәм күн-тире кәсебе буенча мастер-класслар уздырыла. Аларга Казан белән бәйле тарихи вакыйгалар сөйләнелә. Моннан тыш, алар археология һәм этнография музеенда була.

Чара ике көн дәвам итә. Катнашучылар өчен пылау пешерелә. Алар монда ук чатырлар корып, төнне шунда уздыралар. Кичләрен учак янында җырлар җырлыйлар.

Фестиваль көннәрендә монда 1 меңгә якын кеше җыела. Ел саен күрше районнардан килгән укучылар Иске Казанның кунаклары була.

Ф.Закирова хәбәр иткәнчә, Универсиада уздырылу сәбәпле, быел фестивальне уздыру вакыты билгеле түгел.

Иске Казан музей-тыюлыгы Казаннан 45 км ераклыкта ТР Биектау районының Камай авылында урнашкан.