Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә ирегеннән мәхрүм ителгән 12,6 меңнән артык кеше исәпләнә

Арада “җитди” авыру эләктергәннәр бар

 (Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә ирегеннән мәхрүм ителгән 12615 кеше исәпләнә, аларның 1966сы – тикшерү изоляторларында. Арест салынып, өендә генә торырга дип хөкем ителгәннәргә электрон браслетлар кидерелә, мисалга, 30дан артык кеше шундый күзәтүдә. Гомере беткәнче колониядә утыручылар юк, чөнки андый режимлы учреждение республикада юк, алар өчен фәкать тикшерү камералары гына каралган: тикшерүгә дип алып килгәннәр вакытлыча шунда урнаштырылып торыла. Ирекләре гомере буена мәхрүм ителгәннәр тотыла торган урыннардан Татарстанга иң якыны Оренбург өлкәсендә урнашкан. Хатын-кызлар исә колония-поселениедә 100дән артык исәпләнә, ә хатын-кызлар колониясенең иң якын урнашканы – Чувашстанда.

Арада “җитди” авыру эләктергәннәр түбәндәге санда: туберкулез 530 кешедә,  тикшерү изоляторларында – 800ләп шундый, ВИЧ-инфекциялеләр – 1,5 мең тирәсе, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле маддәләргә нисбәтле, ягъни наркотик кулланучы, наркомания белән авыручы, наркотикларга бәйлелеккә кергән 2 меңләп кеше, шуларның 849ы наркологта исәптә (744е – төзәтү колонияләрендә, 105е – тикшерү изоляторларында).

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган видеоконференция барышында Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин шундый мәгълүматлар китерде.