Д.Хәмәдишин: “Биш-алты тапкыр утырып чыкканны бүген эшкә тарту – файдасыз”

1 млрд. сум - җинаятьләрне үтәтү системасының Татарстандагы учреждениеләрендә соңгы 3 ел рәттән шуннан артык суммада товар җитештерелә

 (Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Җинаятьләрне үтәтү системасының Татарстандагы учреждениеләрендә соңгы 3 ел рәттән 1 млрд. сумнан артык суммада товар җитештерелә. Бу мәсьәләдә ил буенча урман хисабына Красноярск, Свердловск, тагын учреждениеләре бик күп булган Премь кебек төбәкләр генә Татарстаннан алда, шулай ук бәлки Приморьедыр, анысы да - балык хисабына гына.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган видеоконференциядә шундый мәгълүмат җиткерде. Аерым алганда, Татарстанда металл, агач эшкәртү, торбалардагы суны җибәртү-туктату арматурасы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә, шул рәвешле, эшчәнлек саф җитештерүгә корылган, һәм, эш нәтиҗәләрен былтыргы белән чагыштырганда, план 115 процентка үтәлгән. Д.Хәмәдишин сүзләренчә, бүген пластик тәрәзә, керамзит блоклар, люклар ясау эше оештырылган, шулай да Казанда җитештерү мәйданнарының яңаларын булдыру отышлы булыр иде, әмма моңа зур кытлык, ди ул.

Хәзерге вакытта шушы хезмәт карамагындагыларның, ягъни хөкем срогын тутыручыларның 40 проценттан артыгы продукция җитештерүдә эшли, димәк, хезмәт хакы ала. Ләкин гомерендә беркайчан эшләмәгән һәм биш-алты тапкыр утырып чыкканны бүген эшкә тарту – файдасыз, чөнки ул аны кирәк санамый, аңа карата билгеләнгән иск буенча эшләүдән кала, барыбер эшләмәячәк. Хәер, чәнечкеле тимерчыбык артындагыларның элек 98 проценты эшләгән, ләкин хәзер мәҗбүри эшләтә алмыйбыз – хезмәт законнарында андый нәрсә юк, дип таный Д.Хәмәдишин.