“Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагере ял итәргә чакыра

Ун-уналты яшьлек балалар 12 нче августтан алып 29 нчы августка кадәр 18 көн дәвамында тарих, туган тел, вокал, бию, кызлар – чигү, малайлар агачка юнып бизәкләр төшерү белән шөгыльләнәчәк
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагере балаларны ял итәргә чакыра. Әлеге смена республиканың Яшел Үзән районындагы “Родничок” лагерендә оештырыла.
Ун-уналты яшьлек балалар 12 нче августтан алып 29 нчы августка кадәр 18 көн дәвамында тарих, туган тел, вокал, бию, кызлар – чигү, малайлар агачка юнып бизәкләр төшерү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук балалар-яшүсмерләр матбагалары, фәнни һәм иҗат интеллигенңиясе, татар эстрадасының яшь җырчылары белән очрашулар оештырылачак, дип хәбәр итә “Идел” үзәге.