Татар-төрек лицее укучылары Төркиядә белемнәрен ныгыта

Татар-төрек лицее укучылары Төркиядә белемнәрен ныгыта

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Казанның Киров районында урнашкан 4 нче санлы татар-төрек гимназиясе укучылары Төркиягә юл тотты. Әлеге сәфәр алар өчен ял да, шул ук вакытта төрек телен камилләштерү булып та тора.

Мондый бер атналык сәфәргә барлыгы җиде укучы китте. Алар Төркиянең Истанбул һәм Анталия шәһәрләрендә булып, үзләре хат алышкан яшьтәшләре белән аралашачак, шулай ук алда атап үтелгән шәһәрләрнең тарихи һәм истәлекле урыннарын караячак. Моннан тыш аларга диңгездә ял итү мөмкинлеге дә булдырылган.

Лицей тарафыннан җибәрелгән әлеге төркем 27 июньдә кайтачак. Аннан соң юлга икенче бер төркем юл алачак.