Тарихчы Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең яңа монографиясендә Татарстандагы ислам мәсьәләләрен ачыклый

Тарихчы Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең яңа монографиясендә Татарстандагы ислам мәсьәләләрен ачыклый

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, тарихчы һәм сәясәтче Рәфыйк Мөхәммәтшин рус телендә «XX гасырда ислам татарларның һәм Татарстанның җәмгыяви һәм сәяси тормышында» дигән фәнни китап язып чыгарды. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән монография әлеге чорда татар җәмгыятендә һәм республикадагы ислам дине һәм аның институтлары эшчәнлегенең төп закончалыкларын ачыклауга багышланган.

Автор җентекле рәвештә әлеге проблеманың тарихын яктырта, Урта Идел буенда мөселман бергәлеге формалашуының үзенчәлекләрен исбатлый һәм аның эволюция формаларын күзәтә. Китап Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте эшчәнлегенә, мөселман руханиларына киңәйтелгән характер истика бирә , шулай ук җәмгыяви-сәяси оешмалар һәм хәрәкәтләр тарафыннан Ислам факторын файдалану механизмнарын ачыклый һәм Исламның рәсми булмаган формаларына да анализ ясый. Басмада «Россия империясендә ислам», «Татар Исламы», «Евроислам» һәм «Рус Исламы» дигән бүлекләр бар.