“Җәмгыять инициативасы-2005” дип исемләнгән Республика социаль проектлар конкурсы игълан ителде

“Җәмгыять инициативасы-2005” дип исемләнгән Республика социаль проектлар конкурсы игълан ителде

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Республикада социаль проектларның ТР Министрлар Кабинеты күзәтүендә ел саен үткәрелә торган “Җәмәгатьчелек инициативасы” дип исемләнгән конкурсы игълан ителде. Татарстан Республикасының Социаль яклау һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, Милли дәүләтнеке булмаган пенсия фонды быел конкурсның оештыручылары буларак чыгыш ясады.

Конкурс социаль өлкәдә җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә булышлык күрсәтү, хөкүмәт, бизнес һәм җәмәгать оешмаларының социаль мәгънәгә ия проблемаларны чишүдә бергәләп эшләүләренә теләктәшлек итү максатыннан үткәрелә. Моннан тыш, узган ел үткәрелгән конкурслар үрнәгеннән күренгәнчә, конкурс барышында эшләнгән социаль технологияләр халыкка социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларда уңышлы кулланылып килә.

Конкурста традиция буенча коммерцияле булмаган сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, социаль яклау учреждениеләре катнаша. Быел исә дини оешмалар катнашу 2005 елгы конкурсның яңалыгы булып тора.

Конкурс программасында ике – “Социаль өлкәгә караган объектларның социаль-экологик төзеклеген тәэмин итү” һәм “Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшмәкәрлек структуралары белән социаль учреждениеләрнең килешеп эшләве” номинацияләре буенча социаль проектлар эшләү күздә тотылды.

Җиңүчеләргә һәм фестиваль призерларына дипломнарны жюри әгъзалары, ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгының генераль директоры Марат Моратов, ә “Балалар программасы” номинациясендә – “Ну, погоди!” мультфильмы режиссеры Алексей Котеночкин һәм әлеге фильмның яңа серияләренә көй язган композитор Андрей Державин тапшырды.

Күп кенә телекомпанияләр “Укучы һәм сөйләүче таланты өчен”, “Күзәтүчәнлек һәм оста монтаж өчен”, “Корпоратив мәдәният өчен” кебек махсус номинацияләрдә шулай ук дипломнар белән бүләкләнде. Берничә журналист Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Илсур Метшинның махсус призы – Европа мәдәнияте илләренә юлламалар белән бүләкләнде.

“Түбән Кама телерадиокомпаниясе” – быел аның генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев жюри составына кергәнлектән, үзенең программасын конкурска тәкъдим итмәде, күңелле сюрприз-бүләк алды. Россиянең “Практика” региональ телекомпания эшчеләрен әзерләү үзәге җитәкчесе Нина Зверева “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” җитәкчесенә бер журналистны әлеге үзәктә укыту өчен бушлай сертификат тапшырды.

Тантананың ахырында Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Илсур Метшин телефестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Жюри әгъзаларына гаделлекләре, ә конкурсны оештыручыларга әлеге фестивальне үткәрүдә башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Бөтенроссия Түбән Кама фестивале традициягә әйләнер, дигән ышаныч белдерде. Аны үткәрү фикерен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм республика Хөкүмәте дә хуплый, дип ассызыклады Илсур Метшин. “Сезне үзебезнең шәһәрдә кабул итү белән без бик бәхетле. Фестивальдә катнашуыгыз һәм талантлы эшләрегез белән сез безгә ихтирам күрсәттегез, мондый очрашулар тагын да дәвам итсен өчен без яңарак, гадәти булмаган әйберләр уйлап табарбыз”. Илсур Метшин IV “Мәдәният эфирда” Бөтенроссия телефестивалендә катнашучыларны аның якынлашып килә торган бишьеллыгына чакырды.