Казанда Мәскәүнең "Папирус" фирмасының филиалы ачыла

Казанда Мәскәүнең "Папирус" фирмасының филиалы ачыла

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). 1 июльдә Казанда Мәскәүнең "Папирус" берләшмәсенең "Мифист-Казан" филиалын тәкъдир итү була. Әлеге чара кысаларында "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексына бару, Россиянең газета, журнал, китаплар бастыру өчен кәгазь җитештерүче эре производство, шулай ук нәшрият, полиграфия предприятиеләренең вәкилләре катнашында семинар булачак. Семинарда кәгазь сыйфаты һәм Россиядә полиграфия үсеше перспективасы мәсьәләсе буенча фикер алышачаклар.

Ильяз Мөслимов җитәкчелегендәге "Папирус" берләшмәсе 1992 елның июнендә теркәлгән. Предприятие 13 елда полиграфия материаллары базарында уңышлар казанган. "Папирус" төп эшчәнлектән тыш, милли мәдәниятне саклау һәм яңадан торгызу буенча хәйрия эше белән актив шөгыльләнә, Мәскәүнең 1186нчы мәктәбенә (этномәдәни татар компоненты белән) һәм 318нче балалар бакчасына ярдәм итә. Берләшмә үз акчасына Россия Федерациясе татарларының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-мәгърифәтчелек газетасы "Татарстакие новости"не нәшер итә.