Алабуга педагогика университеты һәр чыгарылыш курс студентына эш урыны тәкъдим итә

Алабуга педагогика университеты һәр чыгарылыш курс студентына эш урыны тәкъдим итә

(Алабуга, 20 июнь, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген Алабуга педагогика университетында югары уку йортын тәмамлау турында диплом тапшыра башладылар. Тантаналы рәвештә меңгә якын яшь белгеч (күбесе тарих-филология факультетында укыган) югары белем турында документ алачак. Башка уку йортларыннан аермалы буларак АДПУ эш урыны белән тәэмин итә. Биредә һәр яшь белгечкә эш урыны тәкъдим ителә.

Эш урыныннан баш тарткан очракта аларга мөстәкыйль рәвештә эш эзләргә туры килә. "Татар-информ" агентлыгына югары уку йортының ректоратында хәбәр итүләренчә, педагогика университетын тәмамлаучыларны республика уку йортларында гына түгел, ә хокук саклау органнарына да эшкә алалар, кайберләре мәдәният һәм туризм өлкәсендә эшли.