Санкт-Петербургта Казанда дин әһелләре форумына әзерлек эшләре турында сөйләштеләр

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургка сәфәре барышында, Төньяк башкаланың Җәмигъ мәчетендә булды. Очрашуда сүз Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел һәм 3-5 июнь көннәрендә Казанда узачак татар дин әһелләре форумына әзерлек эшләре хакында барды.

Биредә ул Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк- Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты. Чарада, шулай ук, Татарсан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгерссы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил хәзрәт Панчеев Васил Шәйхразиевка Диния нәзарәтендә башкарылучы чаралар, нәзарәт каршында эшләп килүче «Мирас» үзәге хакында сөйләде. Әлеге үзәкнең төп максаты — татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәниятебез, телебез ачылын яшьләргә сеңдерү.

Равил хәзрәт Панчеев Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевны Җәмигъ мәчете, аның тарихы белән дә таныштырды. Санкт-Петербургта гыйбадәт йорты 1909 елда сафка бастырыла. Ул үз эченә 5 меңгә кадәр кешене сыйдыра ала.