Мисыр туристик виза өчен акча ала башлады

Визаны алу өчен сәяхәтчеләргә чит ил паспорты һәм туристик ваучер күрсәтергә кирәк.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Мисырның популяр Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх курортларына килгән туристлар хәзер виза өчен түләргә тиеш була. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Турпром» порталына сылтама белән хәбәр итә.

Мисырда чит ил кунаклары өчен бушлай виза рәсмиләштерү буенча промо-чор тәмамланган. Хәзер ял итәргә килгән һәркем аның өчен 25 доллар түләргә тиеш.

Узган елда Мисырның Министрлар Кабинеты ихтыяҗны стимуллаштыру өчен Кызыл диңгез курортларына ял итәргә килүче туристларны пандемия вакытында виза җыемнары түләүдән азат итү турындагы тәкъдимне хуплаган иде. Акция 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булды.

Визаны алу өчен сәяхәтчеләргә чит ил паспорты һәм туристик ваучер тәкъдим итәргә кирәк. Илгә килгәч, Россия туристларының паспортына марка рәвешендәге виза ябыштырыла. Ул бер ай гамәлдә булачак, диелә хәбәрдә.