Чүпрәле районында язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

Районда чәчү 37,9 га мәйданда башкарылган, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 89 процентын тәшкил итә,

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Чүпрәле районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Марат Гафаров һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов тапшырды.

Район аграрийларына сәламләп, район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать чыгыш ясады. Бүләкләү П.В.Дементьев исемендәге агрофирма филиалларында узды. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Районда алдынгыларны бүләкләү ел саен үткәрелә. Һәм бу матур традициягә әверелде. Быел сезнең арадан район буенча гына түгел, республика буенча да алдынгылар булыр дип өметләнәм», — диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, Чүпрәле районында чәчү 37,9 га мәйданда башкарылган, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 89 процентын тәшкил итә, шул исәптән 27,5 мең га бөртекле сабан культуралары.