Июль урталарында Татарстанда Covid-19 авыруы йоктыручылар 5 меңнән артырга мөмкин

Чикләү чаралары күрелмәгәндә, авырулар саны 9,6 меңгә җитәр иде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 18 июльгә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 5 мең 113 кеше тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан InnoSTage компаниясе фаразында әйтелә.

Шул ук вакытта, белгечләр бәяләвенчә, әгәр республикада чикләү чаралары күрелмәсә, 9 мең 644 кеше инфекцияле булыр иде.

«Республикада кабул ителгән социаль дистанция чаралары вирус таралуга бәйле вазгыятькә уңай йогынты ясады», – дип искәртә компания вәкилләре.

Вирус таралуның иң кызган чагы май азагына туры киләчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш тудырмаска һәм үлем очракларының санын минималь дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип әйтелә фаразлауда.