Covid-19 пандемиясеннән соң туристлар өчен кертелергә мөмкин булган чикләүләр әйтелде

Яңа кагыйдәләрдә социаль дистанцияне үтәү, отельләр һәм самолетларның тулылыгын чикләү булырга мөмкин.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Халыкара һава юллары яңартылганнан соң туристлар өчен кайбер чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта «Парламентская газета» Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзега сылтама белән яза.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән Төркия чит ил туристлары өчен чикләрен ача — сүз медицина туризмы турында бара. Чит ил кешеләре Covid-19 белән авырмаулары турында белешмә күрсәтергә яки тест узарга тиеш була. Ломидзе фикеренчә, киләчәктә бу кагыйдә барлык туристлар өчен мәҗбүри булмаячак.

«Без киләчәктә бу таләп бар кеше өчен дә, шул исәптән пляж туристлары өчен дә мәҗбүри булыр дип уйламыйбыз, — диде Ломидзе. – Алай булуы икеле. Бу - авыруның таралу тизлеген исәпкә алганда, мәгънәсез чара».

Коронавирус пандемиясеннән соң сәяхәтчеләр өчен таләпләр арасында социаль дистанцияне үтәү, кунакханәләрнең тулылыгын чикләү, шул исәптән бер номерда кешеләр санын чикләү һәм авиакомпанияләргә самолетларны яртылаш кына тутыру булуы ихтимал.