Газиз Гыйсметдинов Казанның Вахитов районы суды рәисе итеп билгеләнде

Моңа кадәр әлеге вазифаны Фәнис Мусин биләгән иде. Ул 19 мартта отставкага китте.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Газиз Гыйсметдинов Казанның Вахитов районы суды рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта судның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«РФ Президенты Указы нигезендә Газиз Гыйсметдинов 6 елга Казанның Вахитов районы суды рәисе итеп билгеләнде», - диелә хәбәрдә.

Гыйсметдинов 1992 елда юридик факультетны тәмамлаган. Суд структурасында инде 18 ел эшли. Тугыз ел дәвамында ул Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары вазифасын биләде, шуннан соң Түбән Кама шәһәр федераль суды рәисе итеп билгеләнде.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Татарстан Республикасы квалификацион судьялар коллегиясенең 13 мартта Казанның Вахитов районы суды рәисе Фәнис Мусинның вәкаләтләрен туктатуы хакында хәбәр иткән иде.