20 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, Касыйм шәһәрендәге Сөембикә скверы һәм һәйкәле проекты билгеле.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты / Компаниянең Татарстан башкаласында сыра кайнату заводы бар.

20 – 26 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Бу атнада Илгиз Зәйниев Кариев театрында премьера чыгара.

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендәге Сөембикә скверы һәм һәйкәле проекты билгеле / Һәйкәлне Йосыф ханның миниатюрасы нигезендә ясаганнар.

Samsung WorldSkillsның Казандагы Генераль партнеры булды / Samsung Electronics һәм WorldSkills International компанияләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Алкоголь базарында иң күп хокук бозу очрагы Казанда һәм Чаллыда ачыкланган / Совет утырышы 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча узды.

Рязань өлкәсе татар автономиясе Кастров мәдрәсәсен үз карамагына алырга ниятли / Илдар Бикуев әлегә мәдрәсә комплексының бер өлеше генә җирле автономия һәм мөселманнар җәмгыяте балансында булуын әйтте.

Казанда фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрига мемориаль такта урнаштырылды / Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йортта куелды.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашты / Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.